+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
22 октябрь 2020, 19:05

Мәрхүмнең аяк киемнәрен салдырган...

Иптәшләр бергә күңел ачкан булган.

Иптәшләр бергә күңел ачкан булган.
Уфада Боҗра урамындагы йортта яшәүчеләр 21 октябрьдә үз йортларында 50 яшьлек ир-егетнең гәүдәсен тапкан.
Хокук саклаучылар версиясе буенча, 21 октябрьгә каршы төндә булачак корбан 56 яшьлек күршесенең фатирында эчкән. Иртән алар арасында ызгыш чыга. Шул вакытта торак хуҗасы пычак ала һәм берничә тапкыр кунакның гәүдәсенә һәм аягына кадый. Тегесе шунда һәлак була.
Шикләнелүче мәетне подъездга алып чыккан һәм шунда калдырган. Аннары ул үз фатирына кайткан һәм, кан эзләрен юып, канлы киемнәрне ыргыткан. Әмма үз өендә ир кеше үлгән кешенең аяк киемен калдырган.
Хокук сакчылары аны тапкан һәм шикләнелүче гаебен таныган. Фото:pravo.ru
Читайте нас