+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
23 октябрь 2020, 05:40

Үтерүче төрмәдә утырмаячак!

Башкортстанның Бишбүләк районында канлы фаҗига булган.

Башкортстанның Бишбүләк районында канлы фаҗига булган.

Усак-Кичү авылында 22 яшьлек кыз, кинәт кенә үзенең картәтисенә пычак белән ташланып, корсагын яралаган. Канын күп югалткан пенсионерны ашыгыч ярдәм машинасында дәваханәгә китергәннәр һәм операция ясаганнар, әмма 80 яшьлек бабай берничә сәгатьтән реанимациядә вафат булган.



Кызның үзен исә килгән полиция хезмәткәрләре бүлеккә алып килгән, анда сәламәтлеккә алдан уйлап зыян салуда гаепләү белдергәннәр.



Тик ул җинаять җәзасыннан качарга мөмкин - кыз психиатрда исәптә тора, хәтта шул сәбәпле инвалидлыкка да ия. Шулай булгач, суд-психиатрия экспертизасы, мөгаен, аны үз-үзен белештермәгән хәлдә булган, дип таныр, чөнки җинаять аның чираттагы өянәге вакытында эшләгән.



Фото: mk.ru
Читайте нас