Башкортстанда 18 яшьлек кыз элек әнисен үтергән әтисенең соңрак аны да мәсхәрәләве турында белдергән.
24 октябрьдә республиканың бер торак пунктында коточкыч хәл булган. Кыз бала пычак белән коралланган әтисе тарафыннан сексуаль көчләү корбаны булуын белдергән. Бу урынга шунда ук хокук сакчылары килгән, алар көчләүчене тоткарлаган.
Бу гаилә тормышының коточкыч нечкәлекләре билгеле булган. Биш ел элек ирне хатынын үтергән өчен хөкем иткәннәр. Ул хатыны белән бик каты мөгамәләдә булган, ул аның җанын үзе белән алкоголь эчүдән баш тарткан өчен кыйган. Боларның барысы да кызының күз алдында булган.
Күпмедер вакыт узгач, ир ниндидер могҗиза белән иреккә чыккан һәм кызы янына кайткан. Әти кешенең гаиләгә кайтуы кызын көчләү белән тәмамланган...
Фото:кп.ру