Егетне 15 сентябрьдән бирле эзлиләр.
Октябрьский шәһәренең төнге клубларының берсендә ди-джей булып эшләүче 29 яшьлек Илнар Әхмәтвәлиев хәбәрсез югалган. Тумышы белән Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылыннан ул. Туганнары аны инде икенче ай эзли.
«Менә әле бүген генә полициядән аның 3 октябрь көнне Мәскәүгә очканын белдек. Кем янына, кайда, ни өчен киткәнен, гомумән, бернәрсә дә белмибез. Беркемгә дә, бернәрсә дә әйтмәгән. Үзенең барлык социаль челтәр битләрен һәм контактларын бетергән.
15 сентябрь көнне өйдән, гадәттәгечә, эшкә дип чыгып китте. Ул көнне өстендә көзге кара куртка, шапка, джинсы чалбары да кара иде бугай. Кроссовкасы да кара-кызыл элементлар белән. Аркасында һәрвакыт соры төстәге рюкзак йөртә ул. Илнар озын буйлы, ябык малай, буе 170 см.
Энем Илнар Октябрьский шәһәрендә арендага фатир алып тора һәм төнге клубта ди-джей булып эшли иде. Алай конфликтлар булганы юк иде. Әти белән бераз әйткәләшеп алганнар иде. Илнар әти исеменнән кредит алган булган. Шуның өчен үпкәләшкәннәр иде. Кредитны үзе түләп барган, соңгы айларда гына түләмәгән. Гел күрешеп тормасак та, безнең мөгамәләләр яхшы иде энем белән.
Ул бер барып кайткан булган икән Мәскәүгә. Танышы бардыр, бәлки. Сораштырып табарга тырышабыз да, әлегә бернинди мәгълүмат та таба алмыйбыз шул. Кая китә алуы турында фаразларыбыз да юк хәтта. Эшендәге танышлары да, дуслары да берсе дә белми кая киткәнен. Үзләре аптырашта.
Авылдан сентябрьнең 15е үк чыгып китсә дә, октябрьдә аны шәһәрдә күргәннәр әле. Сентябрь ахырларында Телеграммнан бер-ике хәбәр язган иде, шуның белән шул. Шалтыратышып сөйләшмәдек. Өйдәгеләр белән дә сөйләшмәгән. Хәзерге вакытта без "Лиза-Алерт" оешмасына да мөрәҗәгать иттек. Ярдәм итәргә тырышырбыз, дип, бөтен мәгълүматларны язып алдылар.
Безнең күрше авылда бик әйбәт күрәзәче апа бар, диләр, шуңа барырбыз дип торабыз», — дип сөйләгән югалган энесе турында Илнур "Интертат"ка.
Илнар Әхмәтвәлиев турында мәгълүматы булган кешеләрнең 89374894529 номерына абыйсына, яки полициягә хәбәр итүен сорыйлар.
Фото: Интертат