23 октябрьдә Ишембай районында бер ирнең гәүдәсе табылган.
Тикшерүчеләр "үтерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, хокук саклаучылар һәлакәт урынын җентекләп тикшергән, зыян күрүченең шәхесен ачыклаган.
Стәрлетамак полициясенә ирнең югалуы турында әнисе мөрәҗәгать иткән икән. Зыян күрүче элемтәгә Стәрлебаш районыннан 30 яшьлек танышы белән спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң чыккан булган. Соңгысының җинаятькә катнашлыгы барлыгы ачыкланган, ул моны таныган.
Тикшерү фаразы буенча, 11 октябрьдә көндез ирләр Стәрлетамактагы Ольховка елгасы ярында эчә. Алар арасында низаг чыга, аннары сугыша башлыйлар: шикләнелүче зыян күрүчене буып үтерә.
Шуннан соң ул аның гәүдәсен автомобиленә салып, Ишембай районына алып чыккан, анда чишендереп, кырда калдырган. Аннары аның өс киемен үзенеке белән бергә яндырган.