+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
27 октябрь 2020, 15:36

Судьяга ришвәт? Төрмәгә утырырга әзерлән!

Русия Президенты Владимир Путин третейский судьяларга ришвәт тәкъдим иткән өчен җинаять җаваплылыгы турында федераль законга кул куйды. Бу документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.Үзгәрешләр Русиянең Җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексларына кертелә.

Русия Президенты Владимир Путин третейский судьяларга ришвәт тәкъдим иткән өчен җинаять җаваплылыгы турында федераль законга кул куйды. Бу документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Үзгәрешләр Русиянең Җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексларына кертелә.


Закон проекты Русиядә гомумдәүләт законнарын һәм коррупциягә каршы көрәш тәҗрибәсен бәяләү нәтиҗәләре буенча Коррупциягә каршы көрәш дәүләтләр төркеме тәкъдимнәрен гамәлгә ашырып эшләнгән.

Русия Җинаять кодексы арбитрга (третейский судьяга) ришвәт тәкъдим иткән өчен һәм арбитрның акча һәм башка кыйммәтләрне, яки хезмәтләрне законсыз алганы өчен җинаять җаваплылыгын күздә тотучы мәддә белән тулыландырыла.

Мондый ришвәт 400 мең сумга кадәр штраф, чикләү яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү яисә шундый ук срокка төзәтү эшләре белән, ришвәтнең биш тапкыр суммасы күләмендә штраф белән җәзаланачак.
Зур күләмдә ришвәт тәкъдим иткән кеше миллион ярым сумга кадәр штраф, яки утыз тапкырлы суммасы күләмендә штраф белән җиде елга кадәр иректән мәхрүм ителәчәк.

Аеруча зур күләмдә ришвәт алуның җитмеш тапкыр суммасы күләмендә штраф, яки кырык тапкырлык суммасына кадәр штраф белән сигез елга кадәр иректән мәхрүм ителү белән җәзаланачак.

Арбитрны сатып алу өчен кулланылган акча суммасы, кыйммәтле кәгазьләрнең яки мөлкәт характерындагы хезмәтләрнең бәясе 25 мең сумнан артык булганда – зур, 150 мең сумнан артык булганда – шактый зур, бер миллион сумнан артык булганда аеруча зур, дип исәпләнә.

#путин
Фото: tass.ru
Читайте нас