25 яшьлек егет янына өч кеше килгән булган...
Уфа районында билгесез өч кеше 25 яшьлек егеткә пистолеттан аткан.
26 октябрьдә төнлә егетне башкала дәваханәсенә аның шәхси йорты ишегалдыннан китергәннәр. Зыян күрүченең башы, уң кулбашы һәм күкрәге җәрәхәтләнгән. Яралары җитди булмаган, егеткә ярдәм күрсәткәннән соң өйгә кайтарып җибәргәннәр.
Яралы уфалыны полиция хезмәткәрләре сораштырган. Ачыклануынча, аның янына өч ят кеше килгән, шуларның берсе аңа аткан, фаразланганча, травматик пистолеттан. Шуннан соң җинаятьчеләр билгесез автомобильдә качкан.
Криминалистлар җинаять урыныннан 4,5 миллиметр калибрлы өч гильза табып алган. Хәзер җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.