Кырмыскалы районында яшәүче 35 яшьлек кешегә хөкем карары чыгарылды.
Ул үзенең танышын яндырган өчен хөкем ителде.
Ирне аеруча рәхимсезлек белән кылынган үтерү өчен хөкем иткәннәр, дип хәбәр итте Русия Тикшерү комитетының республика буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Җинаять 2019 елның 1 гыйнварында була. Исерек хөкем ителүче әтисе гаражында 53 яшьлек танышының башына түмәр белән берничә тапкыр тондыра. Бу вакытта бинага тагын бер ир килеп керә, ул җинаятьчене туктатырга омтыла, тик аңа да түмәр белән эләгә.
Шуннан соң хөкем ителүче беренче иргә бензин сибеп ут төртә, аннары икенчесе белән аны сүндерергә маташалар.
Ир берничә көннән алынган җәрәхәтләрдән вафат була.
Суд җаһилны 17 елга катгый режимлы колониягә озаткан.
Фото: кп.ру