+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
29 октябрь 2020, 12:15

Әнисенең битенә кайнар су сипкән...

Ул аракы эчкән өчен.

Ул аракы эчкән өчен.

Бу җан тетрәндергеч хәл Мәскәү өлкәсендә булган. Урындагы дәваханәгә бит пешүе белән 37 яшьлек хатын эләккән. Хокук сакчылары ачыклавынча, бу гамәлне аның 12 яшьлек малае кылган.

Үсмер сүзләре буенча, аның әнисе ике атна дәвамында фатирда иптәшләре белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Ул әнисеннән эчүен туктатуны сораган. Кичә бу хәл буенча алар арасында низаг килеп чыккан һәм егет чәйнүктәге кайнар суны әнисенең битенә сипкән. Арытаба ул әнисенең иптәшләрен куып чыгарып, ашыгыч ярдәм чакырткан.

Табиблар белдерүенчә, әлеге вакытта хатын үзен яхшы хис итә, әмма әлегә дәваханәдә калачак.

Фото: hronika.info сайтыннан
Читайте нас