+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
30 Октября 2020, 12:15

Хокук сакчылары һөҗүм итүчене атып үтергән

Татарстанда полицейскийларга пычак белән һөҗүм иткән егет Башкортстанда туып-үскән.

Татарстанда полицейскийларга пычак белән һөҗүм иткән егет Башкортстанда туып-үскән.

Узган төндә Кукмарада бер террорчы полиция хезмәткәрләренә пычак белән һөҗүм иткән. Шуннан соң аны атып үтергәннәр. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.



Узган төн уртасы тирәсендә Кукмарада яшәүче кеше янучан сыекча салынган ике шешә алып килә һәм полиция бүлекчәсе янындагы машиналар тукталышына ыргыта. Аннары үзе кача. Полиция хезмәткәрләре аның кайдалыгын тиз ачыклый.



Тоткарлаган вакытта бу кеше «Мин сезнең бөтенегезне дә үтерәм!» дип кычкыра. Аннары ул полиция хезмәткәренә ташлана, аның аягына һәм кулына пычак кадый.



Хөҗүм итүчегә берничә тапкыр кисәтү ясап, бирелергә тәкъдим итәләр. Ләкин ул хокук саклаучыларның сүзен тыңламый. Полиция хезмәткәрләренә корал кулланырга туры килә. Яраланган Кукмара кешесе шул урында һәлак була.



Кайбер чыганаклар буенча, һәлак булган егет Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә туып-үскән. Аның әнисе шуннан, диләр.



Фото: кп.ру


Читайте нас