+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
2 ноябрь 2020, 18:30

Балаң белән бергә эчеп утырсаң...

Бәләбәй районында 25 яшьлек кыз әнисенә пычак кадаган.

Бәләбәй районында 25 яшьлек кыз әнисенә пычак кадаган.

Тикшерү фаразы буенча, 30 октябрьдә көндез 52 яшьлек ана белән кызы Приют бистәсендә фатирларында спиртлы эчемлекләр эчкәннәр. Алар арасында ызгыш чыккан, әнисе кызына "эшләмисең" дигәннән соң соңгысы газизенең күкрәгенә пычак кадаган. Яраланудан хатын шунда ук үлгән.

Җинаять эзләрен яшерү максатыннан шикләнелүче анасының гәүдәсен икенче урынга күчерә һәм кан эзләрен юа, ул кинәт үлде, дип алдарга маташа. Әмма хатынның үлеменең сәбәбе ачыклангач, кыз гаебен таный.

Хәзерге вакытта ул тоткарланган, аның белән беренчел тикшерү эшләре үткәрелгән һәм суд тарафыннан гаепләү белдерелгән, тикшерүче таләбе буенча ул сак астына алынган. Тикшерү башланган.

Фото: кп.ру
Читайте нас