+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
2 ноябрь 2020, 09:00

Бала тома ятим калды...

Ата-аналар чатында низаг өчен кыйнаганнан соң, ялгыз әти кеше реанимациядә үлгән.

Ата-аналар чатында низаг өчен кыйнаганнан соң, ялгыз әти кеше реанимациядә үлгән.

Волгоград шәһәрендә мессенджерда ата-аналар аралаша торган чатта низагтан соң, Роман исемле ирне кыйнаганнар. Табиблар бер атна буена аның гомерен саклап калырга тырышса да, 40 яшлек ир вафат булган.

Мессенджерда ата-аналар аралаша торган чатта Роман Анна исемле хатын белән сүзгә килгән булган. Аннаның абыйсы Арсен шуның өчен үч алган.

23 октябрьдә 40 яшьлек Романга банкта һөҗүм иткән мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Җинаятьнең шаһитлары ашыгыч ярдәм, полиция чакырткан. «Вести» каналы шул кадрларны күрсәтте.

Риэлтор булып эшләүче Роман 12 яшьлек кызын ялгызы гына тәрбияләгән. Алтынчы сыйныфта укучы кыз бала хәзер әбисе һәм бабасы янында яши, дип яза Волгоград.Онлайн.

26 октябрьдә суд Арсенны кулга алу турында карар чыгарган. Ул беренче тапкыр сорау алганда ук гаебен таныган.

Фото: социаль челтәрләр
Читайте нас