Бу җанөшеткеч хәл Благовар районында булган.
Районның Мирный поселогындагы бер йортта 30 октябрьдә иртәнге сәгать биштә 7 айлык бала мәете табылган.
Аның тәнендә җәрәхәтләр һәм муенының сул ягында буган эз булуы ачыкланган.
Баланы кем буып үтерүе, бу хакта кем белеп калып полициягә мөрәҗәгать итүе ачыклана.
Тикшерүчеләр бу урыннан баланың киемнәрен һәм бишеген алган. Хәлне ачыклау бара.
Фото: news.1777.ru