Ярмәкәй кешесе башкалада нишләп йөргән?
Башкортстан башкаласы үзәгендәге Иван Якутов урамында ташландык сарайда көч кулланып үтерү билгеләре булган ир-ат мәете табылган.
52 яшьлек ир Ярмәкәй районының Рәтамак авылында яшәгән, тик, ни сәбәпледер, Уфада сукбайлыкта йөргән. Аны тукмап үтергәннәр.
Аны үтерүче әлегә билгесез булып кала. Һәлакәт булган урыннан хокук сакчылары тун, бүрек һәм видеоязма алган. Тикшерү башланган.
Фото: кп.ру