Бу фаҗига Бөре шәһәрендә теркәлде.
Февраль аенда фатирларның берсендә ике үсмернең гәүдәләре табылган иде. Яшьләр газ белән агуланган.
Тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 1 февральдә 18 яшьлек егет һәм 14 яшьлек кызның гәүдәләре табылган. Яшь кеше инде үлгән, ә кыз аңсыз булган. Аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә салалар, тик икенче көнне бәхетсез кыз да үлә.
Тикшерү барышында фатирның төтен чыга торган һәм вентиляция каналларында төнлектән һава тарту көче юклыгы ачыклана, шуңа күрә табигый газның яну продуктлары бинада тупланган. Яшьләр шуның белән агуланган.
Фаҗигале очракта идарәче компаниянең 47 яшьлек җитәкчесенә гаепләү белдерелгән.
"Күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтүне башкаручы идарәче компания директоры төтен һәм вентиляция каналларының торышын һәм эшләвен тикшерү, күпфатирлы йортларда аларны чистарту һәм ремонтлау буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен бу эшләргә махсуслашмаган оешма белән килешү төзегән, нәтиҗәдә, әлеге эшләр үтәлмәгән", - диделәр Тикшерү комитетында.
Фото: bashnews.ru