Бүген Уфаның Дим районында җитди юл һәлакәте теркәлде.
31 яшьлек йөкле хатын «зебра» буенча улы белән чыгып барганда аларны «ГАЗель» йөк машинасы бәрдерә.
Авариядә зыян күргән хатын йөклелекнең сигезенче аенда булган.
Хатын биш яшьлек улы белән бергә дәваханәгә озатылган, тик, башлангыч мәгълүматлар буенча, карындагы сабыйны коткарып кала алмаганнар.
Зыян күрүчеләрнең хәле аныклана.
Фото:. Башинформ