Өйдә үткәрелгән бәйрәм коточкыч фаҗига белән тәмамланган.
Екатеринбургта йорт фатирларының берсендә биш кеше, шул исәптән җинаятьче һәлак булган.
Фаҗига шимбәгә каршы төнне була. Соңрак фатирда атып үтерелгән дүрт мәет табыла. Бишенче кеше үтерүче үз-үзен юк иткән. Аның гәүдәсен дә тапканнар.
Бу фатирдан полициягә ярдәм сорап шалтыраталар. Шалтыратучы хәбәр иткәнчә, аны бер ир заложник итеп тота.
"Тиздән килгән полицейскийлар ишекне ачып, балигъ булмаган яраланган кызны һәм аның янәшәсендә дүрт мәет таба", - диелә хәбәрдә. Шулай ук фатирда "Сайга" карабины табылган, үтерүче шуннан аткан.
Моннан тыш, фатирда балигъ булмаган тагын бер кыз була. Ул зыян күрмәгән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, шәхси сакчы булып эшләүче кеше паркта кызлар белән танышкан һәм аларны кунакка чакырган. Әлегә аңлаешсыз сәбәпләр аркасында кичә сугышка әйләнгән.
Фото: мк.ру