+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
7 ноябрь 2020, 07:00

Юл буенда мәет ята

Күгәрчен районында җинаять кылынган.

Күгәрчен районында җинаять кылынган.

Төбәк автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 6 ноябрьдә Күгәрчен районының Подгорное авылының Тынычлык урамында билгесез ир-атның мәетен тапканнар. Корбан - юлның машина йөрү өлешендә, анда бәрдерүнең характерлы билгеләре булган.

Башлангыч версия буенча, кызыл төстәге автомобильдә билгесез шофер җәяүлене бәрдерә һәм вакыйга урыныннан кача. Зыян күргән 63 яшьлек кеше шунда ук үлә.

Республиканың Дәүләт автоинспекциясе авария шаһитларына әлеге факт буенча теләсә нинди мәгълүматны полиция бүлегенә хәбәр итүне сорап мөрәҗәгать итә.

Фото:gorobzor.ru


Читайте нас