+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
9 ноябрь 2020, 09:55

Гашыйкларны машина таптатып киткән

Алар шул урында җан биргән.

Алар шул урында җан биргән.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү өлкәсе буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, "Cadillac" кроссоверы белән идарә итүче ир-аегет ике кешене таптаткан. Алар Найдов-Железов урамын җәяүлеләр кичүе аша чыгып барган.

22 яшьлек егет һәм аның белән баручы 19 яшьлек кыз шул урында ук һәлак булганнар.

Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сүзләренчә, кешеләрне таптатканнан соң, машина йөртүче җинаять урыныннан качмакчы була. Ләкин аны фаҗиганең шаһитлары тоткарлый.

Бу ир-егеткә карата җинаять эше ачылган, ул сак астына алынган, диелә "Интертат"ның бу хәбәрендә.

Фото: Интертат
Читайте нас