Нәтиҗәдә, хатын-кыз җитди җәрәхәтләр белән дәваханәгә эләккән.
Бу җан тетрәндергеч хәл Чиләбе өлкәсендә булган. 34 яшьлек ир сөяркәсе белән спиртлы эчемлекләр эчеп яткан. Арытаба алар арасында низаг килеп чыккан.
Нәтиҗәдә, ир, бензин белән хатын-кызны коендырып, аңа ут төрткән. Бәхеткә, бу хәлне күршеләре күреп калган һәм хатынга ярдәмгә килгән. Алар аны коткарган һәм ашыгыч ярдәм чакырткан. Әлеге вакытта ул дәваханәдә, аның хәле авыр дип бәяләнә.
Хокук сакчылар бу хәл буенча җинаять эше ачкан. Хәзер иргә ун елга якын төрмә яный.
Фото: pixabay.com сайтыннан.