Унбиш яшьлек үсмер, сеңлесенә пычак кадап, әти-әнисен пистолеттан атып үтерергә ниятләгән.
7 ноябрьдә Санкт-Петербург полициясенә Лужская урамындагы йортта ату турында хәбәр килгән. Шушы урынга чыккан хокук сакчылары әтисенең травматик пистолетыннан аткан 15 яшьлек укучыны тоткарлаган.
Бу төнне үсмер башта алты яшьлек сеңлесенә берничә тапкыр пычак чәнчә. Тавышка йөгереп килгән ата-анасына пистолеттан ата. Бәхеткә, әтисе аның коралын тартып ала алган.
Ата кеше үзе дә хокук саклау органнарында эшли. Аның пневматик питолеты булган. Үсмер шушы пистолеттан аткан. Бәхеткә, барысы да исән калган, 6 яшьлек бала гына бик авыр хәлдә.
Үсмер бу кылыгын әти-әнисенең дуслары, ошатып йөргән кызы белән очрашуын тыюы белән аңлаткан. Аларны үтереп, ул әтисенең машинасында Ленинград өлкәсенә сәфәргә чыгып китмәкче булган...
Җинаятьне ул алдан уйлап, план корып эшләгән.
Фото: мк.ру