+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
10 ноябрь 2020, 15:30

Ана капиталын югалтканнар...

Башкортстанда 54 кешенең 23 миллион сумлык ана капиталын урлаучылар тотылган.

Башкортстанда 54 кешенең 23 миллион сумлык ана капиталын урлаучылар тотылган.

Белорет шәһәреннән ике һәм Чиләбе өлкәсендә яшәүче бер кеше оешкан төркем тарафыннан ялган юл белән зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә (Русия Җинаять кодексының 159 мәддәсенең 4нче өлеше), дип хәбәр итә Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәте.

Хокук саклау органы мәгълүматлары буенча, алар - Эльвира Гайсарова, Елена Падина һәм Александр Рендак. Эш материалларыннан күренгәнчә, гаепләнүчеләр 2015 елның февраленнән 2018 елның маена кадәр Башкортстанның 54 кешесеннән 23 миллион сум урлаган.

Үзләрен риелторлар итеп танытып, җинаятьчеләр Интернетта һәм социаль челтәрләрдә ана капиталын акчага әйләндерү турындагы игълан урнаштырган. Алар клиентларга микрофинанс оешмаларында кредит алырга, ә аннары алынган сумманы Русия Пенсия фонды акчалары исәбенә капларга тәкъдим иткән.

Шулай ук риелторлар яшәү өчен яраксыз күчемсез милек белән эш итү, ялган схемалар аша акча урлауда гаепләнә.

Фото:ТАСС
Читайте нас