+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
9 ноябрь 2020, 19:15

Хатыны белән әбисен үтерүче тотылды

Ул ике атна Уфадагы сукбайлар өчен үзәктә качып яткан.

Ул ике атна Уфадагы сукбайлар өчен үзәктә качып яткан.

Башкортстан буенча Тикшерү комитеты идарәсендә Уфада ике хатынны үтерүнең нечкәлекләрен ачтылар.

Пычак кадап үтерелгән 44 һәм 69 яшьлек хатыннарның мәетләре фатирда өч көн ята. Аларны 29 октябрьдә шалтыратуларга озак җавап бирмәүләренә борчылган туганнары килеп тапкан.

26 октябрьдә исерек ир белән хатын арасында ызгыш килеп чыга һәм күпмедер вакыттан шикләнелүче, пычак эләктереп, хатынына берничә тапкыр чәнчә. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда үлә.

Хатынның әнисе өенә кайткач, ир аңа да пычак кадый, шуннан соң җинаять урыныннан качып, ике атна буе Уфада яшеренә. Үтерүчене сукбайлар өчен социаль үзәктә тоткарлыйлар, ул анда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән була.

Фото: Башньюс
Читайте нас