Узган төндә Иглин районында булган һәлакәтнең аянычлы нечкәлекләре билгеле булды.
Анда "Уфа - Самара - Чиләбе" автомобиль юлының 1542нче чакрымында Renault Megane автомобиле бәрелә. Авария шаһитлары сөйләгәнчә, машина тизлекне арттырган, шуның аркасында бозлавыкта машина идарәне югалткан һәм каршы як полосага очып чыгып, анда чит ил машинасы фура астына барып кергән.
Шуннан соң юл читенә килеп төшкән, күп тонналы йөк машинасы да кюветка очкан. Җиңел машина каты бәрелештән соң металл өеменә әверелә, шуңа күрә коткаручыларга салоннан һәлак булучыларның мәетләрен алу өчен махсус корал кулланырга туры килә.
Аның салонында ике яшь кеше– 22 яшьлек Артур һәм 19 яшьлек Юлия булган, икесе дә Иглин районында яшәүчеләр. Аларның икесе дә медиклар килгәнче үк җан биргән. Тавык йомыркаларын ташыган 24 яшьлек фура йөртүчесе зыян күрмәгән.
Яшь булуларына карамастан, һәлак булганнарның һәркайсының үз гаиләсе булган. Артур күптән түгел армиядән кайткан, анда спецназ гаскәрләрендә хезмәт иткән, өйләнгән, гаиләсе белән Уфага күчкән – тиздән, декабрьдә, аның беренче баласы туарга тиеш булган. Мәрхүмнең тол хатыны әлегәчә бу хәлгә ышана алмый,...
19 яшьлек Юлиянең да яраткан ире һәм кечкенә кызы булган. Шул ук вакытта Юлия белән Артурның сөяркәләр булуы һәм ул төндә очрашудан кайтулары турында сүзләр аларның туганнарының күңелен кыра.
- Болар барысы да ялган. Алар бернинди сөяркәләр түгел иде, бары таныш булганнар. Ул төндә Юлиягә тиз арада кулакча кирәк була һәм ул танышыннан банкка алып баруын үтенә. Алар кире кайтып килгәннәр. Юлия хәтта тиздән кайтып җитәчәге турында хәбәр дә язган, - дип кайгыра мәрхүмәнең апасы...
Фото: кп.ру