Ир хатынын ул эшләгән матурлык салонына килгән кешеләр алдында үтергән.
Ленинград өлкәсенең Всеволожск шәһәре матурлык салоннарының берсендә ярсыган ир хатынына травматик пистолеттан аткан, шуннан соң балта белән чабып үтергән...
Күршеләре хатынның иреннән куркып яшәвен сөйләгән. Соңгы тапкыр Елена үлеменә бер атна кала хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Тик тәрбия әңгәмәсеннән соң ирне иреккә җибәргәннәр.
Үтерелгән хатын ире белән бер ел элек аерым тора башлаган, ләкин ире аны даими эзәрлекләгән. Аның барлык танышлары бу хакта белгән. Елена гел янауларга, кыйнауларга һәм мыскылларга түзә, әмма полициягә зарланган булган. Аны ишетмәгәннәр...
Хокук саклау органнары бәйрәменә шәп бүләк...