Татарстанда 13 яшьлек үсмер әнисен үтерүдә шикләнелә.
Татарстанның Әлмәт шәһәрендә үсмернең үз әнисен вәхшиләрчә үтерүдә шикләнәләр. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.
Кичә Әлмәттәге бер йортның фатирында 36 яшьлек хатынның мәете табылган. Аның муенында күпсанлы чәнчелгән һәм киселгән урыннар булган.
Үтерүдә шикләнелеп, мәрхүмәнең 13 яшьлек улы тоткарланган. Якынча мәгълүматлар буенча, җинаять берничә көн элек эшләнгән. Моңа әнисе белән улының киеренке мөнәсәбәтләре сәбәпче булган.
Җинаять эше күзәтчелек ведомствосының аерым контроленә алынган.