+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
13 ноябрь 2020, 08:10

Мэр кулга алынган

Аны 13 ноябрь иртәсендә селектор киңәшмәсеннән кулына богау салып алып чыкканнар.

Аны 13 ноябрь иртәсендә селектор киңәшмәсеннән кулына богау салып алып чыкканнар.

Томск мэры, "Бердәм Русия" партиясе әгъзасы Иван Кляйн хокук саклау органнары тарафыннан 13 ноябрь иртәсендә селектор киңәшмәсе вакытында кулга алынган.

Аны мэрия бинасыннан кулына богау салып чыгарганнар, дип хәбәр итә ТВ2 агентлыгы берничә чыганакка, шул исәптән хокук чаклау ведомстволарына сылтама белән.

Кляйнны тоткарлау турындагы мәгълүматны "Интерфакс" һәм ТАСС чыганаклары да раслады.

Кляйнны кем һәм ни сәбәпле тоткарлаганы турында басмалар хәбәр итми. Төбәкнең хокук саклау органнары да әлегә бу хәлгә аңлатма бирмәде. ТВ2 агентлыгы яңалык белән бергә киңәшмә трансляциясенең скриншотын да урнаштырган, анда мэр артында ФСБ обмундированиесендәге битлек кигән кешеләр басып тора.

Кляйнның ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынуы турында шулай ук урындагы телеграм-каналлар хәбәр итә.

Фото:ТАСС
Читайте нас