Шушы кеше кичә Ульяновскида тотылган.
Ульяновскида 18 ел элек Казанда суд залыннан качып киткән һәм яшеренгән кешене тоткарлаганнар. Бу хакта Русия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.
Кичә Ульяновскида 2002 елда ук хулиганлык өчен хөкем ителгән ирне тоткарлаганнар. Шул елда ул суд залыннан качып китә һәм шул вакыттан бирле эзләнүдә була.
Башта качкынны эзләү белән полиция хезмәткәрләре шөгыльләнсә дә, соңыннан аның эшен Җәзаларны үтәтү идарәсенә тапшырганнар. Эзләү бүлеге хезмәткәрләре ирнең Ульяновскида яшеренүен ачыклый. Алар качкынны яшәү урынында барып таба һәм аны тоткарлый.
Кулга алынган вакытта ир каршылык күрсәтми, аны полиция хезмәткәрләренә тапшыралар.
Хәзер аны нинди җәза көтә микән?..
Фото: Интертат