Бөре шәһәрендә яшәүче пациентка үзәк район дәваханәсе дөрес куелмаган диагноз өчен 1 миллион сум акча түләячәк.
Бу хакта Бөре районара суды матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Эш материалларында ир кешенең медицина ярдәме сорап 2015 елның язында дәваханәгә мөрәҗәгать итүе күрсәтелә. Тикшеренүләрдән соң табиблар аңа дөрес диагноз куймаган һәм өч ел дәвамында дәвалауның дөрес методикасын кулланмаган.
Бу ирнең сәламәтлегендә тискәре нәтиҗәләргә китергән, берничә ел ул даруларга зур суммалар сарыф иткән, башка клиникаларга мөрәҗәгать иткән һәм берничә катлаулы операция кичергән, соңыннан аңа инвалидлыкның беренче төркеме билгеләнгән.
Пациент күрсәткәнчә, табиблар тарафыннан медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләренең һәм стандартларының тупас бозылуы аркасында ул даими рәвештә дәваханәләрдә булырга мәҗбүр. Матди зыянны ир 413,5 мең сумга бәяләгән, әхлакый зыянны - 3 миллион сумга.
Суд дәгъвачы таләпләрен өлешчә канәгатьләндерде. Бөре үзәк дәваханәсе диагнозын хаталы дип таныдылар һәм табибларны медицина документациясенә үзгәрешләр кертергә мәҗбүр иттеләр. Шулай ук судья, медицина хезмәткәрләре пациентта тиешле диагностика уздырмаган, бу аның сәламәтлеге начарлануга китергән, дип нәтиҗә ясады.
"Бөре үзәк район хастаханәсеннән дәгъвачы файдасына 600 000 сум күләмендә әхлакый зыян түләтелгән, шулай ук 413,5 мең сум матди чыгымнар да ", - дип хәбәр иттеләр судтан.
Фото: ТАСС.