+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
17 ноябрь 2020, 18:47

Алты кеше уналты кешене әсир иткән

Алар Стәрлетмак районында тоткынлыкта булган.

Алар Стәрлетмак районында тоткынлыкта булган.

Башкортстанның Тикшерү комитеты 16 кешене урлаган һәм көчләп тоткан җинаятьчел төркем эшчәнлеген туктаткан. Ведомство мәгълүматлары буенча, җинаятьчеләр реабилитация үзәге төзегән, янәсе, анда алкоголь һәм наркотикларга бәйлелектән дәвалаганнар. Бина Стәрлетамак районы авылларының бесендә урнашкан.

Пациентларга туганнары белән аралашу тыелган, аларның телефоннары алынган. Шулай ук бина эчендә металл рәшәткәләр урнаштырылган, ишекләрдә тоткалар булмаган. Территория биек коймалар белән әйләндереп алынган, капка йозакка бикләнгән. Моннан тыш, авыруларны караватка бәйләп куйганнар. Мондый дәвалауда медицина ярдәме күрсәтелмәгән.

Тикшерү комитетының төбәк идарәсе тикшерүчеләре үзәк биналарында тентүләр үткәргән, кирәкле документлар, техник чаралар һәм башка әйберләр, шул исәптән өч пар богау алынган.

Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җинаятьчел реабилитация бәясе аена 25-35 мең сум тәшкил иткән. Җинаятьчеләр кулыннан 16 кеше зыян күргән. Төркем составында 31 яшьтән алып 48 яшькә кадәр 6 кеше булган. Аларга карата җинаять эшләре кузгатылган.

Фото:СК по РБ



Читайте нас