+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
17 ноябрь 2020, 06:27

Борын төзәтәм дип гариплеккә тарыган

Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче эшкуар ханым, Русиягә кайтып, ярымкараңгы бүлмәдә борынына косметологик операция ясатып, бәлагә юлыккан.

Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче эшкуар ханым, Русиягә кайтып, ярымкараңгы бүлмәдә борынына косметологик операция ясатып, бәлагә юлыккан.

Милана үзе күбесенчә Гарәп Әмирлекләрендә яши. Гел кояш астында булгач, борында кан тамырлары бик беленеп тора башлый. Шуңа күрә ул, Мәскәүгә кайтып, косметологка мөрәҗәгать итә. Бу табиб турында социаль челтәрләрдә шактый гына уңай комментарий булганга күрә, ханым һич шикләнмичә аның янына килә.

Косметологның ярым караңгы бүлмәдә эшләве дә анда шик тудырмый. «Ул сәгать ярым караңгыда эшләде, лампа да алып килмәде, „күренәме соң“, дип сорагач, „бар да шәп“, дип җавап бирде. Ике кан тамыры бар иде, ул чакта алар күренер-күренмәс кенә иде», — дип сөйли Милана НТВ телеканалы хәбәрчесенә.

Тик 45 минуттан соң Милананың борыны тирән итеп пешә. Косметолог аны тынычландыра, процедурадан соң өч атна дәвамында алар хат язышалар, табиб Милананы юатып тора, Милана түзә. Шулай итеп аның борынында 12 җөй барлыкка килә. Шуннан соң гына Милана әнисе белән бергә бу косметолог белән шәхси очрашуга бара. Дарья исемле косметолог җәнҗалны җайларга маташа.

Хәзер Миланага элекке борынын кире кайтарырга башка табиблар да булыша алмый.

Борынны гарипләндергән косметолог исә гафу да үтенми, аның салоны әле дә эшли.

Милана экспертизалар ясаткан, ул бу эшне суд аша хәл итәргә җыена. Ул дәваланган вакытта эшли алмаганы өчен косметологтан компенсация таләп итә.

Фото: www.ntv.ru


Читайте нас