Дуван районының Мәсәгуть авылында яшәүче ирне бер кыз төп башына утыртып киткән.
14 ноябрь кичендә 56 яшьлек ир полициягә урлау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүченең сүзләренә караганда, кичә кич ул үз өендә таныш булмаган кыз белән хәмер эчкән, ә кыз киткәннән соң, үз акчаларын таба алмаган. 31 мең сум тирәсе акча юкка чыккан.
Авыл кешесе аның акчасын нәкъ менә шушы кыз урлаганына ышана. Дөрес, ул очрашудан соң исенә төшерә алган бердәнбер нәрсә - кызның исеме.
Хәер, полициядә кем турында сүз баруын аңлар өчен шул да җитә. Хокук сакчыларының шиге элек закон бозган 27 яшьлек хатынга төшкән. 2019 елда аны урлашкан һәм административ күзәтчелектән читләшкән өчен хөкем итәләр.
Полициянең тикшерү бүлеге җинаять эше кузгаткан һәм кызны эзләүгә игълан иткән.
Фото: trikky.ru