Ул машинасы белән юл патруле инспекторын бәрдереп, качып котылмакчы булган.
Уфаның Киров район суды 16 ноябрьдә Артур Газизовка карата сак астына алу чарасын сайлаган. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Стәрлетамакта яшәүче 25 яшьлек кеше федераль эзләүгә игълан ителгән. Егет хакимият вәкиленә карата көч куллану турында җинаять эшендә шикләнелүче буларак уза.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, 3 ноябрьдә Менделеев урамындагы күпфатирлы йортның парковкасында "Mercedes-Benz AMG GLE 43" руле артында транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән машина йөртүче юл инспекторының машинадан чыгу турындагы таләпләренә каршы килгән һәм аны бәрдергән. Тәртип сакчысы тән җәрәхәтләре алган. Шикләнелүче, эзәрлекләүдән качарга маташа, әмма юл киртәсенә бәрелә шуннан соң машинаны ташлап китә һәм кача.
Киров районы суды мәгълүматларына караганда, Газизов авыр җинаять кылуда гаепләнә, моның өчен закон нигезендә ун елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза каралган.
"Бәян ителгәннәрдән чыгып, суд тикшерүченең үтенечен канәгатьләндергән һәм гаепләнүчегә ике айга, Башкортстан буенча Русия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең 1нче СИЗОда тотылуы белән сак астына алу рәвешендәге чикләү чарасын сайлаган», - дип хәбәр иттеләр судта.
Фото: ГТРК Башкортостан