Кичә Кырмыскалы районында коточкыч хәл булган.
Русия Тикшерү комитетының республика Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 17 ноябрьдә көндез исерек ир Кырмыскалы районының Иске Кыешкы авылы балалар бакчасына килә, анда аның 47 яшьлек элекке хатыны тәрбияче булып эшләгән була.
Ир, элекке хатынын көнләп, аңа берничә тапкыр пычак кадый, аннары вакыйга урыныннан качарга маташа. Җинаятьчене балалар бакчасы белән бер бинада урнашкан мәктәпнең физкультура укытучысы тоткарлаган.
Мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бу вакытта учреждениенең башка биналарында булган.
Зыян күрүче хатын алынган яралардан ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.
Фото: Башинформ