Бүген 11 яшьлек Полина белән хушлаштылар...
Бала Свердловск өлкәсенең Асбест шәһәрендә үтерелгән. Җинаятьче үзе хәзер сак астында.
Кызчык белән хушлашуга Асбест халкы, шул исәптән аның яшьтәшләре дә, килгән. Алар чәчәкләр һәм йомшак уенчыклар алып килгән.
Исегезгә төшерәбез: 12 ноябрьдә кыз урамга чыгып китә һәм эзсез югала. Мәетен өч көннән соң табып алалар. Үтерүдә һәм көчләүдә шикләнеп, урындагы 40 яшьлек Артем Осипов тоткарлана. Ул укучыны урамда очравын һәм өенә алып кайтуын, ә аннары көчләвен һәм буып үтерүен таныган.
Мәетне ул төнлә өйләреннән ерак түгел яшергән.
Осиповны ике айга кулга алганнар. 40 яшьлек җаһил гомеренең 19 елын колониядә үткәргән.
Фото: В. Горелых