+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
18 ноябрь 2020, 09:45

"Улымны урладылар..."

Бу хәл турында хатын, ни гаҗәп, полиция хезмәткәрләренә бер атнадан соң гына хәбәр иткән.

Бу хәл турында хатын, ни гаҗәп, полиция хезмәткәрләренә бер атнадан соң гына хәбәр иткән.

Бу сәер хәл Санкт-Петербург шәһәрендә булган. Пенсионер хатын фатирларыннан билгесез кешеләрнең аның улын урлаганын хәбәр иткән.

"РЕН ТВ" каналына билгеле булганча, бу хәл 10 ноябрьдә булган, әмма хатын аның турында хокук сакчыларына бер атна узгач кына хәбәр иткән. Мөрәҗәгать итүче сүзләренә караганда, ике билгесез кеше, аның 54 яшьлек улы бүлмәсенә кереп, паспортын алып, аны тукмап алып чыгып киткәннәр. Шуннан соң улы өенә кайтмаган.

Хокук сакчылары хатын соңгы тапкыр күргән ирләргә ориентировка төзегән, шулай ук домофон камерасыннан язма алган.

Фото: Рен тв каналы.
Читайте нас