+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
21 ноябрь 2020, 07:48

11 яшьлек малай... егерме беренче каттан...

Егылганмы, әллә сикергәнме... Уфада 11 яшьлек малай һәлак булган.

Егылганмы, әллә сикергәнме... Уфада 11 яшьлек малай һәлак булган.

Уфада күпкатлы йорт алдында 11 яшьлек укучы малай мәете табылган.

«Вести» каналы хәбәр итүенчә, ул, олимпиадада уңышсызлыклары аркасында, әнисе белән телгә килгән.

Низагтан соң үсмер 21нче каттагы гомум балконга чыккан дип фаразлана. Бераздан баланың үле гәүдәсен тәрәзә астында, җирдә табып алалар.

Пандемия шартларында өйдән укырга мәҗбүр укучылар өчен ата-аналар бердәнбер әгәмәдәш, сердәш булып калган очраклар күп. Вирус йоктырудан курку, яисә аңа каршы көрәшү нерв системасын какшата. Бу чорда балаларга аеруча игътибарлы булсак иде.

Фото: i.pinimg.com
Читайте нас