Стәрлетамакта «Алтын Капитал» финанс пирамидасы җитәкчесенә хөкем карарын игълан итү башланды.
Кирилл Белоносов Җинаять кодексының ике мәддәсе буенча гаепләнә: аеруча зур күләмдә мошенниклык һәм законсыз алынган табышны легальләштерү. Аның компаниясе эшчәнлегеннән 450 кеше зыян күргән, зыянның гомум суммасы – 89 миллион сум.
Суд утырышы залында пенсионерлар гына. Нәкъ менә өлкән кешеләр «Алтын Капитал" компаниясенең төп вкладчылары булган. Күпләр финанс оешмасына үзләренең үлемтеккә җыйган акчасын кертүләрен таный. Катнашучылар арасында пирамидага берничә йөз мең сумнан алып берничә миллион сумга кадәр акча керткән кешеләр дә бар.
"Мин 725 мең сум салдым. Дөрес, мин берничә тапкыр процентлар алдым. Бер хатын үлгән, хәзер туганнары ышаныч кәгазе буенча акчасын кайтарырга тырыша. Сукырлар, инвалид булганнар да бар", - ди зыян күргән Владимир Филимонов.
Пенсионерларга яхшы табыш вәгъдә итәләр: керемнәр суммасының 40 проценты һәм алынган табышка сәяхәт итү мөмкинлеге.
"Телевизордан күрсәтәләр икән, ышанычлы дип уйладык. Акча һәрвакыт кирәк, минем инвалид балам бар", - ди Таңсылу Даутова.
«Алтын Капитал» команда ширкәтенең җинаять эше 160 том тәшкил итә. Судья әлеге финанс оешмасына эләккән 450 зыян күрүченең һәркайсы буенча материал укый. Хөкем карарын игълан итүгә 3 көн вакыт китә. Әлеге пирамиданың элекке идарәчесенә 9 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Фото:Башньюс