+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
21 Ноября 2020, 07:45

Тукталышка киткән һәм югалган

Туймазы районында 35 яшьлек Лилия Кашапованы эзлиләр. Ул сәер шартларда юкка чыккан.

Туймазы районында 35 яшьлек Лилия Кашапованы эзлиләр. Ул сәер шартларда юкка чыккан.

Бу хакта Республика Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 9 августта 19:00 сәгатьтә хатын Туймазы районының Субханкул авылында урнашкан «Мегаполис» автомойкасы территориясеннән җәмәгать транспорты тукталышына юллана. Шуннан соң Лилия юкка чыга. Хатын Кандра авылында яши. Юкка чыккан көнне ул аксыл төстәге куртка, кара джинс чалбар, ак кофта һәм кара-зәңгәр төстәге кроссовка кигән була. Иңбашында көрән сумкасы булган.

- Аның буе -171 сантиметр, гадәти гәүдәле, аксыл чәчле, борыны туры, күзләре кара, - дип шәрехләде тикшерүчеләр.

Лилиянең кайдалыгын белгән яки нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркемгә Тикшерү идарәсенең ышаныч телефоны 8 (347) 251-62-51 яки полициягә 02 телефоны буенча, кәрәзле телефоннан 102 хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Фото: следком Башкиртстана.
Читайте нас