Аннары аның артыннан үзе сикергән.
Санкт-Петербургта суд 34 яшьлек ирне кулга алган, ул аутист булган 13 яшьлек үги улын күпкатлы йорт тәрәзәсеннән ташлаган.
- Тикшерү күрсәткәнчә, җинаять кылганнан соң Лоскачев җинаять урыныннан качып китәргә маташкан, шулай ук ул үзенең җинаятьчел ниятен ахыргача җиткерергә тырышачак, дип уйларга нигез бар, — дип хәбәр итә Петербургның берләштерелгән судлар матбугат хезмәте.
Ачыклануынча, Александр башта фатирын кыйраткан һәм тәрәзәдән әйберләр ыргыта башлаган, ә аннары аутизмнан интеккән үги улын өченче кат балконыннан ташлаган. Шуннан соң ир аска үзе сикереп, бала белән янәшә утыра һәм китәргә омтыла.
Малайны умыртка сөяге сыну һәм башка җәрәхәтләр белән дәваханәгә салганнар.
Фото: кп.ру