+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
23 ноябрь 2020, 14:20

Гурьевның хәле начарайган

Бүген Башкортстанда Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының элеккеге башлыгы Евгений Гурьевка хөкем карарын игълан итәргә тиешләр иде.

Бүген Башкортстанда Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының элеккеге башлыгы Евгений Гурьевка хөкем карарын игълан итәргә тиешләр иде.

Башкортстан прокуратурасы аңа 12 ел колония сораган. Кайчандыр Хөкүмәт Аппаратының иң йогынтылы кешеләренең берсе үз вазыйфаларыннан усал нияттә файдалануда, җир белән махинацияләрдә гаепләнә. Бу хакта ведомствода бүген, 23 ноябрьдә хәбәр иттеләр.

— Прокурор Евгений Гурьевка өч ел хезмәт вазыйфасыннан мәхрүм итү хокукы белән 12 ел гомум режимлы колония сорый, — дип аңлаттылар ведомствода.

Шулай ук, билгеле булганча, элекке министрга хөкем карары игълан итүне күчергәннәр. Бу хөкем ителүченең хәле начарлану белән бәйле, диләр Уфаның Киров районы судында. Гурьев республика бюжетына 27 миллион сум зыян китерүдә гаепләнә.

Искәртеп узабыз, 17 ноябрьдә Гурьев судта соңгы сүз белән чыгыш ясаган иде инде, ул чакта ул үз гаебен танымавын белдерде.

Фото: Уфа1.ру
Читайте нас