+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
23 ноябрь 2020, 14:15

Ике машина астында калган

Ишембай районында 23 ноябрь көнне авариядә җәяүле һәлак булган.

Ишембай районында 23 ноябрь көнне авариядә җәяүле һәлак булган.

Төбәк дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә юл-транспорт һәлакәтенең 23 ноябрь иртәсендә Ишембай-Карайган-Стәрлетамак трассасының 2нче чакрымында булуын хәбәр иттеләр.

Бер фараз буенча, "Nissan Almera" руле артында 47 яшьлек водитель 60 яшьлек урындагы кешене таптаткан. Аннары бичара өстеннән "SKODA Octaviа" машинасы үткән.

Авариядә зыян күрүче ашыгыч ярдәм килгәнче үлә. ЮХХДИ хезмәткәрләре тикшерү башлаган.

Фото: кп.ру
Читайте нас