+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
25 ноябрь 2020, 10:35

Әти белән әнисен ашатмаган...

44 яшьлек ир аларның пенсияләрен генә алып яткан.

44 яшьлек ир аларның пенсияләрен генә алып яткан.

Бу коточкыч хәл Чиләбе өлкәсендә булган. Кичә пенсия таратучы бер фатирда песионерларны үле килеш тапкан. Ир белән хатынның гәүдәләрен аларның улы яшереп куйган булган һәм пенсияне аның үзенә бирүне сораган. Ул пенсия таратучыны: "Әти-әни үзләрен начар хис итә, йоклыйлар. Уятып тормыйм инде", - дип алдамакчы булган.

Хатын фатирдан чыгып качып, шунда ук полициягә шалтыраткан. Хокук сакчылары ирне тоткарлаган. Арытаба табиблар ир белән хатынның ачтан үлүен раслаган.

Биредә яшәүче кешеләр дә ирнең әти белән әнисен ачлыктан интектерүен һәм, дуслар җыеп, спиртлы эчемлекләр эчкәнен белдергән. Бу хәл буенча җинаять эше ачылган.

Фото: ru.korupciya.com сайтыннан
Читайте нас