Бер адәм актыгы бабасын искә алу көнендә икенче бабайны үтергән.
Нефтекама районара тикшерү бүлеге Калтасы районында яшәүче 45 яшьлек кешегә "кеше үтерү" һәм "ике кешене үтерергә омтылу" мәддәләре буенча гаеп белдергән.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, 22 ноябрь кичендә исерек ир, өйдәшенең әтисенең кырыгында 38 яшьлек танышы белән бәхәс барышында берничә тапкыр аның башына суга. Низагка мәрхүмнең 78 яшьлек дусты кысылган. Бабай зыян күрүчене якларга карар итә, тик ир аның башына утын түмәре белән тондыра.
Бу хәлнең тагын бер шаһиты ярсыган ирне туктаткан. Бабай дәваханәгә салынган, әмма күрсәтелгән медицина ярдәменә карамастан, ике көннән соң вафат булган. Җинаятьче тикшерүдән качып котыла алмый һәм үз гаебен таный.
Тикшерүче үтенече буенча ул сак астына алынган.
Фото: Башинформ