+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
26 ноябрь 2020, 11:15

Үзен хатын-кыз исеме белән йөрткән...

Уфаның Дим районы подъездларының берсендә 7 яшьлек малайга һөҗүм иткән егетне кулга алдылар.

Уфаның Дим районы подъездларының берсендә 7 яшьлек малайга һөҗүм иткән егетне кулга алдылар.

Бүген, 26 ноябрьдә, хокук саклау органнары хезмәткәрләре Уфаның Дим районы подъездларының берсендә 7 яшьлек малайны мәсхәрәләүдә шикләнелүче 22 яшьлек Константинны тоткарлаган. Бу хакта Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тикшерү версиясе буенча, 15 ноябрьдә шикләнелүче кечкенә малайга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кыла, кесә телефонын һәм акчасын талап ала, шуннан соң качып китә. Полициягә бу хәл турында зыян күргән баланың әнисе хәбәр итә. Җинаять эшләре шул исәптән “Талау” мәддәсе буенча да кузгатылган.

Һөҗүмченең шәхесе тикшерүчеләрнең полиция хезмәткәрләре белән берлектә эш барышында ачыкланган. Вакыйга урыны каралган, экспертизалар үткәрелгән, районда күзәтү камераларыннан язмалар өйрәнелгән, шаһитлардан сорау алынган.

- Хәзерге вакытта тоткарланган кеше белән беренчел тикшерү эшләре алып барыла, аны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителә, тикшерүчеләр кылынган җинаятьләрнең барлык хәл-шартларын ачыклауны дәвам итә, — дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Фото:utv.ru
Читайте нас