Солдатларга тәгаенләнгән 600 000 сумлык азыкны берүзе "сыптырткан". Хәрби трибунал моңа нинди бәя биргән дип уйлыйсыз?
Бурятиянең Улан-Удэ шәһәрендәге артиллерия бригадасының азык-төлек хезмәте башлыгы хөкем ителгән.
Федераль хәвефсезлек хезмәтенең Бурятия буенча идарәсе хезмәткәрләре, хәрби тикшерү органнары белән берлектә, хөкем ителүченең Кяхтадагы «Бурдуны» полигонында булган вакытта хезмәткәрләрне тукландыру өчен билгеләнгән азык-төлекне урлавын ачыклаган.
Ул барлыгы 600 мең сумнан артык продукт урлаган. Тикшерү барышында ир үз гаебен тулысынча таныган.
- Суд капитанны Русия Җинаять кодексының 159 мәдәсенең 3 өлеше буенча ("Мошенниклык") гаепле дип таныды. Аңа өч елга сынау срогы белән шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итү һәм 70 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Шулай ук 523 мең сумлык гражданлык дәгъвасы канәгатьләндерелгән, - дип хәбәр иттеләр Русия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең Бурятия буенча идарәсендә.
Кяхта гарнизон хәрби суды карары 21 ноябрьдә үз көченә керде.
фото: Федераль хәвефсезлек хезмәтенең Бурятия буенча идарәсеннән.