Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән хатынны кем бу хәлгә дучар иткән?
Свердловск өлкәсендә 35 яшьлек хатынның мәетен мичкәдә тапканнар. Бу хакта "Плохие новости" телеграм-каналы хәбәр итә.
Туган көненә бер көн кала хатын үзенә бүләк сатып алырга дип чыгып китә, тик өенә кайтмый.
Хокук сакчылары хатын-кызның мәетен дача участогындагы мичкәдән табып ала. Тирә-ягында буш дару тартмалары таралып ята.
Тикшерүчеләр хатын-кызның тәнендә көчләү эзләрен тапмаган. Үлемнең сәбәбен экспертиза билгеләячәк. Билгеле булганча, быел февраль аенда якын дустының вафатыннан соң хатын-кызга "невроз" диагнозы куелган. Свердловск полициясе башлыгы Валерий Горелых хәбәр иткәнчә, тәрбияченең үлемендә криминал табылмаган.
Мәрхүм хатынның ире һәм кечкенә ике баласы кала. Гаилә уңай яктан характерлана.
Невроз белән шаярырга ярамый, мондый авыруларны тиз арада табиблар кулына тапшыру хәерле.
Фото: "ВКонтакте"