+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
28 ноябрь 2020, 18:45

Укытучыны тукмарга абыйларын алып килгән...

Вакыйга пистолеттан атуга кадәр барып җиткән.

Вакыйга пистолеттан атуга кадәр барып җиткән.

Нальчикның 2нче лицеенда 8нче сыйныф укучысы һәм аның укытучысы арасында уку мәсьәләсе буенча конфликт чыга. Укучы укытучысы белән “сөйләшү” өчен үзенең танышларын чакыра.

Инцидент барышында укытучы белән 36 һәм 26 яшьлек ике ир арасында тарткалаш башлана. Шуннан соң укытучы, урамга чыгып, машинасыннан травматик пистолет ала һәм һавага ата, — дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС.

Бу вакыйгада катнашучыларның барысы да полиция бүлегенә китерелгән, әлеге хәлнең нечкәлекләре ачыклана.

"Телеграм" - BAZA каналы мәгълүматлары буенча, укучы һәм 50 яшьлек тарих укытучысы арасындагы конфликт берничә көн элек педагог үсмергә тәртибенә карата кисәтү ясаганнан соң барлыкка килә. Үсмер тарихчы белән “аңлашырга” карар кыла һәм мәктәпкә абыйсы һәм аның дусты белән килә.

Конфликт сугышуга кадәр барып җитә, укытучы берничә тапкыр травматик коралдан ата, пуляларның берсе укучының абыйсының күкрәгенә тия.


Фото: activityedu.ru
Читайте нас