Мәскәүдә полиция юл хәрәкәте кагыйдәләрен 718 тапкыр бозган машина йөртүчене ачыклады.
Аңа 1 миллион сумнан артык штраф түләргә туры киләчәк, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
«ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан профилактик эш үткәрү кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны системалы рәвештә түләүдән читләшкән 37 яшьлек граждан ачыкланды.
Дәүләт автоинспекциясе базасы мәгълүматларына караганда, аның өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу 1 миллион 80 мең сумга төшә", - диелә хәбәрдә.
Хокук бозучыга карата ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан 718 административ беркетмә төзелгән булган.
Билгеләп үтелгәнчә, түләнмәгән штрафлар турындагы мәгълүмат мәҗбүри түләтү өчен Суд приставлары федераль хезмәтенә җибәрелгән.
Фото:ТАСС