+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
29 ноябрь 2020, 08:40

Әлфияне кем үтергән?

Вәхшине тотканнар.

Вәхшине тотканнар.

19 ноябрьдә юкка чыккан Әлфия Даутованың гәүдәсе табылган иде.

Профессионаллар мәрхүмәнең маршрутын тергезгән – ул элемтәгә кергән соңгы кеше аның бергә яшәүче ире булган икән. Алар бер ел тирәсе генә бергә яшәгән. Ирне Екатеринбургта тоткарлыйлар һәм ул үтерүен таный.

19 ноябрьдә алар хатынның автомобилендә Чиләбе өлкәсенә азык-төлек алырга киткән. Икенче көнне Магнитогорскиның бакча ширкәтләренең берсендә автомобильдә бәхәсләшә башлаганнар. Ир нык көнче булган. Бу көнне дә шушы сәбәпле талаш чыккан. Ярсыган ир хатынның күкрәгенә пычак кадаган, тегесе шунда җан биргән.

Эзләрен яшерер өчен җаһил мәетне куаклыкта яшерә, канлы чехолларны ташлый һәм Верхнеуральскка юл тота, анда машинаны калдырып китә. Эчке эшләр министрлыгында аңлатуларынча, ир берничә тапкыр хөкем ителгән, шул исәптән кеше үтерү һәм урлашкан өчен дә.

Фото: Башньюс
Читайте нас